Татар журналистыныћ ќан авазы (дђвамы)

Ырымбурдагы миллђттђшебез, район хђбђрчесе Фђрит Ногманны эзђрлеклђњлђре турында язган идек инде. Аныћ сђбђплђре хакында без Фђрит Ногманныћ њзеннђн сораган идек. Бњген ђлеге сљйлђшњнећ дђвамын тђкъдим итђбез.

- Љлкђ газетасы ялганнар китерњдђн дђ тартынмый. Мђсђлђн, имештер, мљселман зиратында православ чиркђњне мљселман ќђмђгатьчелеге рљхсђте белђн тљзегђннђр. Чынлыкта, бу дљрес тњгел. Ђлеге зиратта књмњ йоласын соћгы мђртђбђ моннан 500 ел элек њткђргђннђр, дип белдерђ тњрђлђр. Хђзер инде каберлђрне караучы да юк. Ђмма авылыбызны тикшергђн тарихчылар џђм археологлар соћгы ќирлђњне 1968 ел белђн билгелилђр. Эш зиратта тњгел. Монда Асекеевода яшђњче гаилђлђрнећ нђсел башлыклары ята. 70 елларда, бездђн сорамыйча, сљяклђр љстенђ мђктђп салдылар. Ђ каберлђр љстенђ... бђдрђф.

Без, авыл кешелђре, демократия игълан ителгђч, истђлек урыннарга хљрмђтле караш булдырылыр дип уйлаган идек. Ђмма, киресенчђ, изге урыныбызга чиркђњ сала башладылар. Шућа књрђ ђлеге мђсьђлђ безнећ љчен принципиаль булып кала. "Кљньяк Урал" ("Южный Урал") хђбђрчесе шуны аћлый алмады яки аћларга телђмђде. Уйлап карагыз ђле, борынгы православ зират љстенђ мљселман мђчете тљзи башласалар, ни булыр иде икђн? "Кљньяк Урал"да басылган мђкалђдђ Асекееводагы иске мђчете тирђсендђ туган вђзгыять џђм мљфти И.Шђнгђрђев эшчђнлеге яктыртыла. Исегезгђ тљшерсђк, љлкђ гаммђви матбугат чаралары ђлеге дин ђџелен радикал итеп књрсђтте. Аны ќирле хакимият тђ сљйми. Шућа књрђ телђсђ нинди низагны, телђсђ нинди каршылыкны Шђнгђрђвкђ сылтыйлар. Ул бит Ырымбурныћ икенче мљфти кебек Уфага тњгел, ђ Мђскђњгђ буйсына.Узган ел мин 15 ел эшлђгђн љлкђ газетасы мине Шђнгђрђев белђн бђйлђнеш тотуда гаеплђде. "Кљньяк Урал"дагы язмада аныћ исеме белђн бергђ минекен дђ язу бер дђ юкка тњгел. "Российская газета"да чыккан мђкалђне тикшергђн Журналистлар берлеге пленумында мљфтинећ сђркатибе булуым џђм њз эшчђнлегем љчен долларлар алуым турында сљйлђштелђр.

Шуныћ љстенђ "Согуд Гарђбстаны агенты" дип тђ атадылар. Димђк, минем ваџџабчы булуымда шик юк. Узган ел мине 37 еллардагы барлык терминнар белђн атап йљрттелђр. Дљрес, жид-массон була алмадым. Миллђтем туры килми.

Мин љлкђ газетасыныћ ђлеге уйдырмага каршы чыктым, судка да биреп карадым. Нђтиќђдђ инде 11 ай суд ќавабын кљтђм. Судта утыручылар тљрле сылтаулар таба: я мин телефон аша дђгъвђттђн баш тарттым, я материаллар, я судьяларныћ вакыты ќитми. Бу да аћлашыла. Чљнки минем Шђнгђрђев белђн бер элемтђдђ тормавым расланса, тњрђлђрнећ барлык планнары челпђрђмђ килер иде. Џђм ђлеге низагны Шђнгђрђев белђн Ногман тњгел, ђ тњрђлђр китереп чыгарган кебек булыр иде.

Ни љчен халык мђчеткђ йљри џђм дингђ ышана? Џђрбер кешенећ дингђ њз юлы. Ђмма џђрвакыт та кеше белђн яхшы уйлар идарђ итђ. Ђ инде мђчеткђ йљргђн џђрбер кешегђ шик белђн карасаћ, димђк монда нидер чиста тњгел.

Мине мђкалђлђрем љчен беренче мђртђбђ ќинаять ќаваплылыгына тартканда, Россиянећ Генераль прокурорына мљрђќђгать иттем. Ђлеге шикаятемне љлкђ прокуратурасына ќибђрделђр, ђ аннары мин зарланып язган кешенећ њзенђ кире кайтты. Њз њзен тикшерњ нђтиќђсе нинди булды дип уйлыйсыз? Район прокуроры ќитђкчесенђ менђ ничек хђбђр итте. Ногмановныћ Генераль прокурорга биргђн шикаятендђге гаеплђњлђр нигезсез. 2001 елныћ башында Шђнгђрђев џђм аны яклаучылар Асекеево мђчетен кулга тљшерде. Анда Богырыслан мљфтинећ вђкиллеге урнаша дип игълан ителде. Ђ Ногманов, газетадан китмичђ, ђлеге мљфтине яклады. Дљресен ђйткђндђ, ђлеге вазыйфам турында ишетњ минем њземђ дђ кызык тоелды. Моны кайдан чыгып ђйтђсез, дип сорагач, мин сезнећ машинагызны мђчет янында књрдем, дип ќавап бирделђр. Анекдоттагыча кебек. Шуныћ љстенђ башка документта ул мђчетне ирексезлђп кулга тљшерњ турында сњз барды. Ђ ирексезлђњ нђрсђне аћлата соћ? Минемчђ, самолетны урлау, тоткыннарны кулга тљшерњ. Димђк, мин ќинаятьче дђ булып чыгам икђн. Мђчетне кулга тљшерњ кебек ќинаять турында ишеткђнем булмады.

Менђ кая илтђ ул хыяллар. Авылдашлар арасында террористларны эзлђгђндђ, мђчеттђ килеп чыккан гади назагны да терракт итеп аћларга мљмкин.

Ђлбђттђ, мин прокурорныћ ђлеге уйдырмалары белђн килешмђдем. Кабат Мђскђњгђ хатлар юлладым. Ђмма ќавап юк. Мин кемгђ мљрђќђгать итђргђ дђ белмђдем.

Авыл да тђмле йокыда иде. Кемдер бу уенда кем ќићђр икђн дип кызыксынып књзђтте.

Гаяз Фђттахов

Intertat.ru


© 2002-2003
На главную страницу
Веб-мастер: nadyrov@yandex.ru
Сайт создан в системе uCoz