Татар журналистыныћ ќан авазы: татар халкын ничек якларга?

Инде хђбђр иткђнебезчђ, быелныћ 20 июлендђ "Российская газета" "Ваџџабчы исемен тактылар" ("Назначен ваххабитом") дигђн язма бастырып чыгарды. Анда сњз Ырымбур љлкђсенећ бер татар авылында ќирле тњрђлђрнећ миллђтара низаглар китереп чыгарулары турында бара. Ђлеге мђкалђ кемнећдер игътибарын ќђлеп итмичђ дђ каладыр, ђ татар ќђмђгатьчелеге љчен ул йљрђк ђрнњенђ ђверелђ. Хђзерге вакытта, миллђтчелек идеялђрен дошманлык белђн каршылаган заманда, нђкъ менђ Россия Федерациясе хљкњмђте басмасы Россиядђ яшђњче халыкны милли џђм дини кысуга мисал китерђ.

Мђкалђ басылгач та язманыћ тљп герое - авыл хђбђрчесе Фђрит Ногманов эзђрлеклђнђ башлый. Хђзерге кљндђ аныћ хђле яхшылардан тњгел. Њзенећ бњгенге тормышы џђм борынгы татар авылында туган хђл турында без Фђрит Ногмановныћ њзеннђн сорарга булдык.

-"Менђ инде ничђ ел мин куен дђфтђремдђ њземнећ џђм башка кешелђрнећ кызыклы фикерлђрен, хикмђтле сњзлђрен язып, теркђп барам. Вакыт-вакыт аныћ битлђрен актарып, рухыма туры килгђн гыйбарђлђрне эзлђп табам. Бњген минем љчен пђйгамбђребез Мљхђммђд с.г.с.нећ "Књп халыкны ќићњ ул ђле кљчле булу дигђн сњз тњгел, менђ њзен ачудан тыйган кеше генђ кљчле санала", дигђн сњзлђре аеруча актуаль. Кайвакыт барысын да ташлап, ерак-еракка китђсе килђ. Ђмма "ярамый" дигђн сњз мине туктарга мђќбњр итђ. Китњем дошманнарымны гына сљендерер, мића ышанган џђм ярдђм иткђн кешелђрнећ хђтерен калдырыр. Акчасызлык та ђлеге фикеремнђн кире кайтырга мђќбњр итђ.Миннђн бу хђллђр кайчан џђм ничек башланган дип, еш сорыйлар. "Российская газета" моны 83 процент татар яшђгђн Асекеево авылында мљселман зираты љстенђ чиркђњ салырга дигђн боерыкныћ чыгуы белђн бђйли.

Ул вакытта мин "Малая Родина" дигђн районара газетада, авылдашларымны яклап, уйламыйча карар чыгарган ќирле хакимият органнарын тђнкыйтьлђп чыккан идем.

Ђмма чынлыкта барысы да моннан књп еллар элек башлана. Ул заманда нинди ќырлар ќырларга, кайсы телне туган тел итеп санарга безгђ љстђн кушып тордылар. Шул вакыттан бирле берни дђ њзгђрмђде. Ике ел элек, мђчеткђ йљри башлагач, тњрђлђр љчен мин мљртђткђ (диссидент) ђйлђнеп беттем. Дин белђн шљгыльлђнњче љлкђ чиновнигы, мића шалтыратып, район газетасы хђбђрчесенђ мђчеткђ йљрњ килешми дип, ачуын белдерђ. Менђ шулай.

Ђ бастырган язмаларым љчен район прокуратурасы мића ќинаять эше кузгатты. Бу да аћлашыла. Ђлбђттђ, бу вакытта бернинди дђ милли каршылыклар тудырылмаган. Ђмма тњрђлђргђ минем чигенњем кирђк булган. Алар шулай итеп љстђгелђр чыгарган карарларныћ дљреслеген шик астына алу ярамаган эш икђнен књрсђтте. Прокурор С.В.Гнетов љлкђ газетасыныћ берсендђ басылган чираттагы язмада белдергђнчђ, Ќинаять кодексыныћ ђлеге маддђсе бњгенге кљндђ эшлђми. Ногманов мђкалђлђрендђ дђ, аныћ фикеренчђ, миллђт арасындагы каршылыклар тудыруга юнђлдерелгђн сњзлђр юк иде. Ђмма татар миллђтен кысу турындагы сњзлђр халыкта, аеруча картларда, ризасызлык уята. Шућа књрђ љлкђдђ азчылыкны тђшкил иткђн миллђтлђрне санга сукмаучы тњрђлђр тњгел, ђ ђлеге мђсьђлђне књтђргђн журналист гаепле.Сњз ућаенда шуны ђйтергђ кирђк: бу џђм башка язмалар "Российская газета" бастырган мђкалђгђ хакимият органнарыныћ мљнђсђбђтен чагылдыра.

Бњген югарыда телгђ алынган мђкалђнећ генђ тњгел, башка язмаларда шђџђр хђбђрчелђре ясаган нђтиќђлђр дђ яћадан тикшерелђ. "Кљньяк Урал" газетасы 2002 елныћ 2 октябрендђ бастырып чыгарган "Как в Асекеево прошла "проверка на дружбу народов" дигђн язманы гына алыйк. Бу - КПССныћ љлкђ комитеты эшен дђвам итњ. Ул заманнардан бернђрсђ дђ њзгђрмђгђн булып чыга. Ђлеге язмада мине Белоруссиядђ яшђњче Павел Шереметов белђн чагыштыралар. Анда бњгенге кљндђ эзђрлеклђнњем, ваџџабчы итеп танылгач, эштђн куылуым турында хђбђр ителђ. Ђмма язманыћ књп љлеше - 90 проценты љлкђ хакимиятенећ авыр тормышын бђян итђ. Чљнки аларга, имештер, Ногманов тараткан "русофобия" яшђргђ бирми.

Безнећ - татар књпчелекне тђшкил иткђн љлкђбездђ хакимият башында руслар утыра. Ђлеге мђсьђлђ књптђн тњгел узган љлкђ милли-мђдђни мохтђрияте конференциясендђ дђ књтђрелде. Рус џђм мордваларны мин нђрсђ белђн љркетђм соћ? Басылган мђкалђлђрем белђн икђн. Џђм шунда минем язмамнан бер љзек китерелђ. "Њз туган телебездђ белем алудан мђхрњм ителеп, (Асекеевода татар телен укытуны инде 50 еллар уртасында тыялар) Татарстаннан читтђ безгђ азчылыкны тђшкил иткђн миллђт ярлыгы тагыла.

Соћгы вакытта татарлар њзен ућайсыз хђлдђ хис итђ. Миллђт џђм дин мђсьђлђлђре тирђсендђ болытлар куера. Љлкђ журналистлары минем алай ђйтергђ хокукым юк дип ђйтђ. Аћлатмалар бирњ артык дип саныйм".

Гаяз Фђттахов, Ырымбур љлкђсе

Intertat.ru


© 2002-2003
На главную страницу
Веб-мастер: nadyrov@yandex.ru
Сайт создан в системе uCoz