Муса Ќђлил туган авылга "ирек кошы" кунар

Казан-Ырымбур юлында, Ырымбур љлкђсенећ Шарлык районы њзђген узгач, иксез-чиксез далалар кићлегендђ зур булмаган авыл урнашкан. Ерактан ук юлчы књзенђ калкан чалынып алмаса, бу авылныћ књренекле татар шагыйре Муса Ќђлил туган Мостафа авылы икђнен белеп тђ булмый.

Карлыгач булса идем,

Канат кагынса идем,

Ќидегђн йолдыз батканда,

Чулпан йолдыз калыкканда,

Туган илем, якты љем,

очып сића кайтыр идем,

Сызылып таћнар атканда,

- дип яза иде шагыйрь њзенећ 1942 елда иќат иткђн "Тик булса иде ирек" шигырендђ. Бу ќыр аныћ "Моабит дђфтђрлђре"нђ дђ кергђн.Хђтердђ, шагыйрьнећ 70 еллыгын билгелђп њткђндђ, класс белђн ќђяњ Муса Ќђлил дљньяга килгђн авылга экскурсиягђ йљри идек. Ул вакыттан бирле авылда бернинди њзгђрешлђр дђ булмавы књћелемне тырный. Ђлбђттђ, яћа биналар да салынды, учреждениелђр дђ ачылды, вакыт та авылныћ тышкы књренешендђ њз эзен калдырды. Хђзер инде салам тњбђлђр, капкалар, таш коймалар очрамый. Ђмма шагыйрьнећ исемен мђћгелђштерњ буенча чаралар њткђрелми диярлек. Авыл халкы да шуны аћлады тљсле: якын килђчђктђ монда мемориал комплекс ачуны кирђк дип тапты. Казанда узган Бљтендљнья татар конгрессында якташымны очратып, бу турыда аныћ белђн сљйлђшеп алырга булдым.

Наил Вђкил улы Ђюпов Мостафа авылында туып њсђ. Ђмма язмыш ќиллђре аны Уфага илтеп ташлый. Шагыйрь истђлегенђ комплекс ачу идеясен нђкъ менђ Наил ђфђнде џђм тагын берничђ кеше књтђреп чыга

.- Тљрле тљбђклђрдђ яшђсђк тђ, њз туган авылыбызны онытмыйбыз, еш кайтырга тырышабыз, - дип сљйли Наил ђфђнде. - Сез дљрес билгелђгђнчђ, якташыбыз шагыйрьнећ туган йортына ваемсыз мљнђсђбђт бездђ ризасызлык уятты. Муса Ќђлил туган авылын књреп кайтырга дип, безгђ тљрле тљбђклђрдђн кешелђр књп килђ. Соль-Илецкида урнашкан тозлы књллђр янына ял итђргђ килгђн Татарстан халкы да авылга кермичђ калмый. Ђ бездђ хђтта кунарга да урын булмый. Шућа књрђ шагыйрьнећ 100 еллыгын матур итеп билгелђргђ булдык. Ђлбђттђ, барыбызны да, беренче чиратта, акча мђсьђлђсе борчыды. Моны хђл итђр љчен "Каџарман шагыйрь Муса Ќђлил исемен мђћгелђштерњ" фондын ачарга булдык. Аныћ бњлеклђре Уфа, Казан џђм Ырымбурда да оешты.

Якташтан ќирле хљкњмђт џђм кић ќђмђгатьчелек моћа ничек карый, дип сорадым.

- Ђлбђттђ, беренче ярдђмне без Казаннан књрдек. Мђскђњ дђ ђлеге акцияне бљтенроссия књлђменђ ќђелдерергђ вђгъдђ бирде. Ырымбурда да булышлык књрсђтњче кешелђр табылды. Уфада гына моћа шиклђнеп карадылар. Ђмма шуны ђйтђсем килђ: Муса Ќђлил татарларныћ гына тњгел, Россиядђ яшђњче барлык халыкларныћ да уртак шагыйре санала. Соћгы вакытта яшьлђрдђ ватанпђрвђрлек хисен тђрбиялђњ турында књп сљйлђнелђ. Шул шартларда дошман ђсирлегендђ, зиндан диварлары артында да кљрђшне туктатмаган герой-шагыйрьнећ юбилеен тиешле дђрђќђдђ њткђрњ максатка бик тђ ярашлы булыр иде.

Ђмма бњгенге књзлектђн чыгып, ђлеге идея беркадђр сђеррђк тђ тоеладыр. Хђзер ќђмђгать эшлђре белђн шљгыльлђнергђ атлыгып торучылар юк диярлек

.- Бђлки сезгђ Муса Ќђлил туган тиешле? Шућа књрђ дђ сез бу эштђ зур активлык књрсђтђсез? - дип сорыйм ђћгђмђдђшемнђн.

- Кем белђ, бђлки туган да. Авылда кая карама, њзара туганлашып беткђн гаилђлђр бик књп. Хикмђт анда тњгел. Без бары шагыйрь турында истђлек калдыруны авылдашларыбыз бурычы дип саныйбыз. Авылыбызга килгђн џђркем монда њз авылдашын хљрмђт итњче, тарихын онытмаучы кешелђр яши дип ђйтерлек булсын.2006 елга хђтле ђле вакыт бар. Мостафа авылы кешелђренђ ярдђм итђргђ кирђк, дип уйлыйм. Бу изге эшкђ меценатлар, хђлле кешелђр дђ алынсыннар иде.

Тагын бер нђрсђне ђйтмичђ булмый. Соћгы арада мђгълњмат чараларында шагыйрь иќатын тђнкыйтьлђњче язмалар књренђ башлады. Муса Ќђлилнећ каџарман шагыйрь булуын шик астына ала пђйда булган "яћа тикшеренњчелђр". Ђ бу исђ ваемсызлыктан да куркынычлырак.

Фђрит Ногман, Ырымбур


© 2002-2003
На главную страницу
Веб-мастер: nadyrov@yandex.ru
Сайт создан в системе uCoz